Фаяз Дунай (1936 – 2007)

Шагыйрь, публицист, драматург

Фаяз ДунайФәсих Хәбибулла улы Хисмәтуллин (Фаяз Дунай) 1936 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасының Әлки районы Иске Алпар авылында туа һәм, яшьли ятим калып, әбисе тәрбиясендә үсә. Туган авылы мәктәбендә урта белем ала, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

1960-1970 нче елларда Казан радиосында, Кайбыч, Мөслим район газеталары редакциясендә эшли.

1970 елда Чаллы шәһәренә килә. КАМАЗ һәм Чаллы шәһәре төзелешендә: балта остасы һөнәреннән башлап, Төзелеш идарәсенең кадрларга техник белем бирү, оператор-диспетчер хезмәте күрсәтү бүлекләре башлыгы вазифаларын башкара, Чаллы елга портында җитәкче урыннарда эшли.

Фаяз Дунай бөтен җан җылысын, йөрәгеннән кайнап чыккан сүзләренә кушып, тыңлаучылар күңеленә үтеп керерлек итеп җиткерә белә иде.

1994 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе», 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

2007 елның 22 маенда вафат булды.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Белеп язуга ни җитә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре» (1990), «Таңнарның кадерен белик: әдәби очерклар» (1990), «Җанымның әрнүләре: чәчмә, тезмә шигырьләр, драма» (1995).